На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Динә Закирова: «Сыкрап торучы мәңгелек ярам син...»

Скрипкачы Динә Закирова сторисларында мәрхүмә әнисен искә ала.

7 ел синсез… Күңелгә кушып булмый… Сыкрап торучы мәңгелек ярам син. Иртәнге бишенче яртыда юклыгың хәбәре килгән иде. Шуннан бирле телефон шалтыравыннан куркам… Әнисез калган көнем, – ди музыкант.

Динә Закированың әнисе яман шеш авыруыннан вафат булган иде.

«Бернәрсә эшләп булмады Сау-сәламәт кеше 1 ай эчендә «янып» бетте. Чирләгәнен дә абайламыйча калдык, чөнки бу чир сорап тормый. Авырганчы бер тапкыр да хастаханәдә ятканы булмады, медкартасы да юк иде хәтта. Шулкадәр сәламәт тормыш рәвеше алып барган кеше иде. Иртән боткалар ашап, физкультуралар ясап яшәде. «Аркаң авырта бит, менә шуны яса», – дип безне өйрәтеп, телефоннан яздырып җибәрә иде. Менә шундый кешенең бу дөньяда булмавын аңлау… Юк, аңламам. Күңел һаман кабул итми», – дип сөйләгән иде элегрәк Динә Закирова әнисе турында.

 

Ссылка на первоисточник
наверх