На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Лукашенко 88 процентка якын тавыш җыйган: «Президент - хатын-кыз эше түгел»

Бүген Белоруссиядә президент сайладылар. Биш кандидат булса да, җиденче тапкыр президентлыкка баручы Александр Лукашенконың җиңәчәге көн кебек ачык иде. Һәм менә беренче экзит-пул нәтиҗәләре игълан ителде: Лукашенко өчен 87,6 процент тавыш биргәннәр.

Лукашенконың журналистлар белән очрашуда әйткән сүзләре:

– Кайбер илләрдә хакимиятне тәнкыйть итмиләр. Күнегә торыгыз.

Польша журналистына:

– Нигә сез Путинны тарткалыйсыз? Бүтән эшегез юкмы әллә?

– Көнбатыш Украина Украина булып калачак. Шулай ук Көнбатыш Белоруссия дә Белоруссия булып калачак.

Польша журналистына:

– Безнең сезгә һөҗүм итәргә бернинди теләгебез юк. Онытыгыз. Танклар сатып алмагыз, тракторлар сатып алыгыз. Сезнең фермерларыгыз инде министрлыкка тирес ата.

– Россия беркайчан да Кырымны Украинага кайтармаячак.

– АКШ Россия халкы һәм президенты теләкләрен канәгатьләндерүгә бармаячак, әмма Трамп логик булмаган карарга барырга мөмкин.

– Президент – хатын-кыз эше түгел. Мин хатын-кызга президент эшен йөкләүгә каршы, хатын-кыз диктатор була алмый.

– Без Путин белән Россия һәм Белоруссияне берләштерү турында сөйләшмәдек.

– Минем бу сайлауга барасым килмәгән иде.

 

Ссылка на первоисточник
наверх