На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

«Еламаска өйрәндек»: Ильмира Нәгыймова бер егетне «бәреп очырган»

Ильмира Нәгыймова, еллар узган саен тагын да көчлерәк булуын күрсәтеп, видео төшергән. Башта аны юлына очраган кешеләр ега яза, ә менә соңгысын җырчы үзе «бәреп очыра». Бу кешеләрнең ир-атлар булуында да берәр мәгънә булмый калмас. Хәтерләсәгез, җырчы 2020 елда ире Руслан Кираметдинов белән аерылышкан иде.

Алар арасында «онлайн низаг», социаль челтәрләр, интервьюлар аша бер-берсенә читләтеп кенә төрттерү әле дә дәвам итә.

Җырчыны язылучылары да видеодан канәгать.

«Мин дә 3 бала белән аерылдым. Төн йокысы бирми иде. Үзе шундый тормышта яшәгән кеше генә аңлый. Алар бит кеше янында тыныч, матур сөйләшәләр. Шуңа да кеше аларны әйбәт дип уйлый»;

«Сыптырып егарга аларны бөтенләй»;

«Шәп булган бу, гел шулай ук көчле булып кал»;

«Тормышта да шулай ук бит. Башта син кешеләргә елмаясың, аннан соң сине берничә тапкыр егып китәләр, соңрак үз-үзеңне якларга өйрәнә башлыйсың»;

«Сугып торып очырасың калган барысын да»;

«Еламаска өйрәндек», – дип язалар Нәгыймова, һәм җырчыны алга таба да көчле булып калырга, бирешмәскә өндиләр.

Җырчы үзе исә, әлеге видео белән хейтерларын концертларына чакырып калган.

«Хөрмәтле хейтерларым, сезнең өчен күп кенә кызыклы яңалыкларым бар. Рәхәтләнеп тикшерү өчен концертларыма килегез», – дип чакыра ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх