На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошла на "Х"... Говори на ГОСУДАРСТВЕННОМ - РУССКОМ - ЯЗЫКЕ...«Бүген җитеш, бүг...
  • gln0754 Семина
    а где перевод???«Йокыга талган» о...
  • мирас Закироув
    А Зур Кайбыч кайда? Сугендермагез!13 февральгә һава...

«Әрмән түгел, татар мин»не җырлаучы Венер Сәлимов хәзер нәрсә белән шөгыльләнә?

«Әрмән түгел, татар мин» дип җырлап йөрүче, моннан 10 еллар элек шактый популяр булган Венер Сәлимов соңгы вакытта эстрадада бөтенләй күренми башлады. Җырчы бер әңгәмәсендә үзенең Питрәч районы Шигали авылы җирлеге башлыгы булып эшләвен сөйләгән иде. Инде җырчы бизнес өлкәсенә дә кереп киткән икән. Шуңа да карамастан, артист үзенең иҗади эшчәнлеген дә ташлап бетермәгән.

Бу хакта ул социаль челтәрләрдә сөйләгән.

«Әрмән түгел, татар мин», – дип сузып сәламләгән ул үзенең язылучыларын. Директына күпләп килә торган: «Син хәзер кайда?» – дигән сорауга да җавап биргән.

«Дуслар, мин элеккечә үк банкетлар алып барам, җырлыйм, концертларда катнашам. Һәм инде тагын бер эшем – ул да булса, авыл хуҗалыгы техникасы сату. Яңа Шигалидән ерак китмәдем.

Кем белгән, бәлки, якын киләчәктә авыл хуҗалыгы турында җыр да булыр», – дип сөйли Венер.

 

Ссылка на первоисточник
наверх