На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Әнвәр Нургалиев Казан концертларына тамашачысын үзенчәлекле итеп чакырган

Әнвәр Нургалиев февраль аенда Казанда узачак концертларына тамашачыларын кызыклы рәвештә чакырырга булган.

Җырчы социаль челтәрләрдә урнаштырган ролик көтелмәгән кадрдан башлана: Нургалиев көндәлек киемнәрдән, автомобильгә бәйләп куелган килеш басып тора. Машина кузгалып китү белән белән тамашачылары чып-чын могҗиза күрәләр.

Фея тылсымлы таягы белән Золушканы балга киендергән кебек, машина бауны тартып алып китү белән җырчының образы үзгәрә. Мизгел эчендә аның көндәлектә кия торган киеме ап-ак сәхнә костюмы белән алышына.

Язылучылары Әнвәр Нургалиевның креативлыгын бәяләп: «Сезне бигрәк креатив итеп чишендергәннәр», «Креативлык өчен «5»ле сезгә», «Әнвәр абзыйны Пензага алып киттеләр», «Моны караганда бер мин генә борчылып утырдыммы ул?», «Искиткеч эффект», «Машина алып китә дип куркып карап утырдым», – дип язалар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх