Россиялеләрне июнь аенда дүрт көнлек озын яллар көтә — монысы Россия көне уңаеннан, шулай ук 8 марттан 13 июньгә күчерелгән ял көне белән бәйле. Бу хактагы мәгълүмат быелгы җитештерү календарендә чыкты. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Календарь мәгълүматларына караганда, россиялеләр 9 июньнән 11 июньгә кадәр өч көнлек эш атнасын эшләячәк.
Моннан тыш, 11 июнь — кыскартылган эш көне булырга тиеш. Озын яллар 12 июньнән 15 июньгә кадәр дәвам итә.Җомга көнне, 6 июньдә, Татарстанда Корбан бәйрәме билгеләп үтеләчәк. Моны раслаган указны элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имзалаган иде. Бу көн республикада рәсми бәйрәм һәм эшләми торган көн булачак, ә беренче озын яллар 6 июньнән 8 июньгә кадәр дәвам итәчәк, дип яза «Татар-информ».
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, май аенда ике кыска эш атнасы булды. Беренчесе — 28 апрельдән 4 майга кадәр, бу вакытта ил халкы бары тик 28, 29 һәм 30 апрельдә генә эшләгән. Икенче кыска эш атнасы — 5 майдан 11 майга кадәр, анда 5, 6 һәм 7 май — эш көннәре булган.
Свежие комментарии