На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Чөгендердән бик тәмле икра рецепты

«Чөгендер икрасы искиткеч тәмле була. Аны кышны балалар да, өлкәннәр дә яратып ашый. Өстәвенә, бик файдалы да ул», дип яза «Хезмәт» газетасы.

Икра әзерләү өчен 2 килограмм чөгендер, шулай ук, 2 килограмм помидор, 0,5 килограмм татлы борыч, 1-2 баш сарымсак, бер әче борыч (аны салмасаң да була), ярты стакан үсемлек мае, укроп, петрушка, тәмләткечләр, тәменчә тоз, борыч кирәк булачак.

Бу икрага аш серкәсе салынмый.

Яшелчәләрне иттарткыч аша чыгарырга. Тирән казанда майны нык кына кыздырганнан соң, иң башта помидорны салырга, аннан калган яшелчәләрне дә кушып, 20 минут кайнатырга кирәк. Шул вакыт үткәч, вак кына туралган яшел укроп, петрушка, сарымсак һәм тәменчә тоз, түгәрәк хуш исле борыч та кушып тагын 20 минут кайнатасы була.

Банкаларга тутырып, тимер капкач белән япканнан соң, әйләндермичә генә төреп куябыз. Бу рецепт буенча ярты литрлы 8 банка чыга.

 

Ссылка на первоисточник
наверх