На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Тыныч йокла, фәрештә». Йөк машинасы яшь егеткә юл бирмәгән

Башкортстанда «Камаз» белән авариядә 18 яшьлек егет һәлак булган. Бу турыда https://newsbash.ru яза.

Фаҗига 29 ноябрьдә Ишембайда була. Мәрхүм Даниэль Ишембай көллиятенә укырга «Лада Приора» машинасында бара. Шунда ул «Камаз»га бәрелә.

Дәүләт автоинспекциясенең якынча белешмәсе буенча, йөк машинасын йөртүче сулга борылганда җиңел машинага юл бирми.

Бәрелешү шулкадәр нык була, Даниэльның исән калу өмет бер дә булмый. Ул урында ук ашыгыч ярдәм килгәнче үлә.

Егетнең туган ягы Салаватта әлеге хәбәр бик тиз тарала. Танышлар һәм дуслары аны бик мәрхәмәтле, шат күңелле итеп искә ала. «Бигрәк яшь, бөтен гомере алда иде», «Матур, акыллы малай», «Тыныч йокла, фәрештә», дип язалар.

31 декабрьдә Даниэльгә 19 яшь тулыр иде. Аның әнисе бар, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх