На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Автобус кыядан төшеп киткән – 21 кешенең гомере өзелгән

Шри-Ланкада пассажирлар автобусы упкынга тәгәрәп төшкән, нәтиҗәдә 21 кеше һәлак булган. Бу хакта ТАСС җирле полициягә сылтама белән яза.

Фаҗига илнең үзәк өлешендә, Нувара-Элия һәм Гампола арасындагы трассада булган. Җирле полиция хәбәренә караганда, Катарагамның көньяк хаҗ кылу урыныннан Төньяк-Көнбатыш Курунегала шәһәренә баручы автобуста 75 пассажир булган.

Текә борылыштан узганда, автобус кыядан якынча 100 метр биеклектән тәгәрәп төшкән.

Фаҗига нәтиҗәсендә 21 кеше һәлак булган, тагын 30дан артыгы төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Полиция вакыйганың сәбәпләрен тикшерә, корбаннарның шәхесләре ачыклана.

Ссылка на первоисточник
наверх