Татарстанда дус кызының язышуларын укыган кәрәзле компания хезмәткәренә карата җинаять эше кузгатылган.
Ачыкланганча, 2020 елдан 2022 елга кадәр чорда кәрәзле элемтә операторларының берсендә эшләгән ир-ат элеккеге дус кызыннан көнләшеп, аның телефон сөйләшүләре, аның белән аралашкан кешеләр, шулай ук аның хәбәрләренең эчтәлеге турында законсыз мәгълүмат алган.
Моннан тыш, ир-ат бу шөгыльгә үз хезмәткәрен дә җәлеп иткән.
Җинаять эше судка җибәрелгән.
Свежие комментарии