На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошла на "Х"... Говори на ГОСУДАРСТВЕННОМ - РУССКОМ - ЯЗЫКЕ...«Бүген җитеш, бүг...
  • gln0754 Семина
    а где перевод???«Йокыга талган» о...
  • мирас Закироув
    А Зур Кайбыч кайда? Сугендермагез!13 февральгә һава...

«Инде хәл ителгән»: Радада Украинадагы конфликтның төгәлләнүен әйттеләр

Украина үзенә куелачак тынычлык шартларына каршылык күрсәтү күренешен сакларга тырыша, ләкин ул аларга әзер, дип белдерде Рада депутаты Александр Дубинский Telegram-каналда. Бу хакта РИА Новости яза.

«Фактта Украина барысына да әзер. Ә вербаль уеннар ничек тә йөзне саклап калу өчен алып барыла. Инде хәл ителгән һәм килешенгән нәрсәләргә каршы торып күз буяу гына», – дип яза ул.

Сәясәтче фикеренчә, Украина тарафыннан әйтелгән шартларның, Зеленскийның җирдә дә, һавада да уйдырма җиңү һәм территорияләрне кире кайтару турындагы купшы сүзләре белән бернинди уртаклыгы да юк.

Тынычлык процессы

Узган сишәмбедә Согуд Гарәбстанында АКШ һәм Украина делегацияләре очрашуы узды. Йомгаклар буенча, Владимир Зеленский офисы уртак белдерү чыгарды. Анда, Киев Вашингтонның 30 көнгә утны туктату (аны илләр килешүе буенча озайтырга мөмкиннәр) турында тәкъдимен кабул итәргә әзер, дип әйтелә. Шулай ук документта күрсәтелгәнчә, Штатлар разведка мәгълүматлары алмашу буенча паузаны кичекмәстән гамәлдән чыгара һәм Украинага хәрби поставкаларны яңарта, диелә.

Россия Президенты Владимир Путин сүзләренчә, ул АКШ белдергән инициативаны хуплый, әмма нюанслар бар һәм аларны карау мөһим. Аерым алганда, ул Курск өлкәсендәге Украина подразделениеләре мәсьәләсен күтәрде: алар сугышсыз гына чыгамы, тыныч гражданнарга каршы әллә никадәр җинаять эшләгәннән соң, Россия аларны чыгарырга тиешме, Киев җитәкчелеге аларга коралны төшерү командасы бирәчәкме?

Җомга көнне Трамп Путиннан Украина Кораллы Көчләренең тулысынча чолганыштагы хәрбиләрен кызгануын сорады. Россия лидеры белдергәнчә, моны тормышка ашыру өчен, Украина хакимиятләре үз солдатларына әсир төшәргә боерык бирергә тиеш. Президент ярдәмчесе Юрий Ушаков белдергәнчә, бу очракта көндәш гаскәрләренә гомерләрен саклап калуны һәм лаеклы мөнәсәбәтне гарантиялиләр.

Ссылка на первоисточник
наверх