«Бу «Ялкын» журналы өчен иң зур бүләк: 100 еллыкка бөтен шәһәребез, республикабыз белән, 2 меңнән артык бала республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнехановны көтәбез. Бу – аның безнең журналга бүләге, республика дәрәҗәсендә бу көнне билгеләп үтәбез. Әлбәттә, бу төп вакыйга. Күз алдыгызга китерегез: журналга 100 ел – Татарстанда да, Россиядә дә мондый абруйлы журнал юк», – диде Шамил Садыйков.
Ул «Ялкын» журналының татар мәдәнияте, журналистика, тел үсешенә зур өлеш керткән журнал булуын билгеләп үтте. «Татарстанда бик күп кешеләр балачагын, яшьлеген шушы журнал аркылы ачкандыр. «Ялкын»ны белмәгән татар кешесе юктыр, ул иң мөһим журналларның берсе», – дип белдерде Шамил Садыйков.
#татаринформтатар
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии