На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

26 подписчиков

Свежие комментарии

  • Ингерман Ланская
    кто эту лабуду читает? зачем её сюда суют???Россиядә барлык д...
  • Alex Nемо
    Русский портал! Модераторы, вы где?Ринат Мөхәммәдиев...
  • Zоя Аниканова
    С праздником Вас поздравляю, мусульмане💖 Вероисповеданий много, а БОГ-един🌹💖Камил хәзрәт Сәми...

Әсирлектә Җәлил белән очрашкан сугыш ветераны Габдрахман Сафин 104 яшьлеген бәйрәм итә

Бөек Ватан сугышында катнашкан Габдрахман Әхмәтсафа улы Сафин үзенең 104 яшьлек туган көнен билгеләп үтте. Ул Лаеш районында Сиңгел авылында гомер итә. Юбилярны район башлыгы Илдус Зарипов һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Данис Зарипов котлаган. Зарипов юбилярга «SAFIN» дип язылган һәм 104 номеры куелган хоккей формасы бүләк иткән.

Габдрахман Сафин — «Ак Барс» хоккей клубының иң өлкән һәм иң тугры җанатарларының берсе.

Габдрахман Сафин 1922 елның 31 мартында Арча районының Симетбаш авылында туган. 1941 елда фронтка китә, һава-десант частена эләгә. Ивановода укулар узганнан соң, аны Сталинградка җибәрәләр. Бәрелешләрнең берсендә бөтен полктан 30га якын гына кеше исән кала, калганнары әсирлеккә эләгә. Габдрахман Әхмәтсафа улы өчен дә айлар буена сузылган тоткынлык еллары башлана.

Әсирлектә ул Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш белән очраша. 1943 елның мартында аңа качарга насыйп була. Шуннан соң ул 50нче гвардия дивизиясенең 150нче полкы составында Берлинны штурмлауда катнаша һәм Иосиф Сталинның Рәхмәт хатына лаек була.

1949 елда фронтовикны яңа сынау көтә: аны кулга алалар. Хөкем карары кырыс була – 20 елга иректән мәхрүм итү. Моңа әсирлектә вакытта Муса Җәлил чыгарган газеталарны укуы да сәбәп була. Сталинның Рәхмәт хаты да, «Берлинны алган өчен» медале дә ярдәм итми. 1955 елның көзендә генә, СССР Югары Советы Президиумы Указы белән Габдрахман Сафинны аклыйлар.

Кайткач, ветеран өйләнә, биш бала тәрбияләп үстерә. Кече улы – танылган җырчы Габделфәт Сафин, ул атасы турында документаль фильм да төшергән.

Ветеран «Бөек Ватан сугышы елларында фидакарь хезмәт өчен» медале, юбилей бүләкләре һәм «Хезмәт ветераны» исеме белән бүләкләнгән.

Бүген ул Лаеш районының Сиңгел авылында туганнарының һәм якыннарының игътибарында, кадер-хөрмәттә гомер итә.

Мәгълүматны һәм видеоны Лаеш районы матбугат сәркатибе Елена Запольских тәкъдим итте.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх