На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Азат Фазлыев: «Мин тырыштым еламаска... Ләкин...»

Җырчы Азат Фазлыев «Туган тел» телеканалындагы «Сер итеп» кенә тапшыруында үзенең бик тә хисле кеше булуы хакында сөйләгән. Артистның, хәтта, яңа җырларын беренче тапкыр башкарганда да күңеле тула икән.

«Синең тормышыңда күңелеңне хисләндерә торган вакыйгалар еш буламы, син хисле кешеме?» – дип сораганга ул:

«Мин хисле кеше. Мин һәр нәрсәне, һәр югалтуны бик якын кабул итәм. Сүзне дә авырга алырга мөмкинмен.

Хәзер инде гомер узган саен ныгыдым, бар нәрсәгә дә игътибар итмәскә тырышам. Ләкин мин нечкә күңелле. Иҗади кеше, әгәр күңеле таш булса, иҗат итә алмас иде. Бүген җырымның премьерасы булганда да күңелләрем тулды, еладым. Алай булыр дип уйламаган идем. Мин тырыштым еламаска, ләкин, мин – кеше», – дип сөйләгән ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх