На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...
  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...

Камал театрының элеккеге актрисасы Нәфисә Хәйруллина: «Язмыш үзенекен эшләде»

Татарстанның халык артисты Фирдәвес Хәйруллинаның кызы, татар сәхнәсендә сенсация булган «Курчак туе»ның героинясы, театрдагы уңышлы карьерасын хатын-кыз бәхетенә алыштырган Мәскәү кунагы Нәфисә Хәйруллина «ТНВ» каналында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында кунакта булды. Тапшыруның алып баручысы Лилия Кадыйрова аның гаилә тормышы белән кызыксынды.

Син, Эмиль Талипов һәм сезнең яшьтәш башка өметле артистлар өлкән буын кебек гомер буе уйнарсыз да, аннары пенсиядән соң 1-2 ел уйнарсыз да, аннары сезне тамашачы алкышларга күмеп, зур иҗат кичәсе белән озатыр, дип уйлый идем. Ләкин син кинәт кенә, иҗатыңны ташлап, Мәскәүгә күченеп киттең. Үлеп гашыйк булу булдымы ул?

– Әйе. 20 яшемдә мин дә синеңчә, соңгы сулышыма кадәр театрда эшләрмен, дип уйлый идем. Әмма язмыш үзенекен эшләде. Мәхәббәт. Мин гашыйк булдым. Бала табасым килде. Ирем әйбәт кеше булып чыкты. Минем андый әйбәт кешене күргәнем юк иде. Итагатьле, йомшак, мине ярата.

Ничек таныштыгыз, мәхәббәт тарихын сорыйсы килә. Сез икегез дә иҗат кешеләре...

– Кинопродюсер, үзенең компаниясе. Ләкин бу – миңа кагылышлы түгел, миңа рольләр килми, тими. Кызганычка.

Ни өчен?

– Бәлки, ул мине күбрәк хатын итеп, баласының әнисе итеп күрә. Көнләшәдер бераз, ләкин күрсәтми.

 

Ссылка на первоисточник
наверх