На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Сыйфатлы һәм татлы карбыз сайлау өчен киңәшләр

РФ авыл хуҗалыгы министрының элеккеге урынбасары Леонид Холод сыйфатлы һәм татлы карбызны сайлау өчен киңәшләре белән уртаклашты, дип яза «Татар-информ».

«Хәзер заманалар үзгәрде: иртә өлгерә торган грунт карбызлары бар. Мәсәлән, Урта Азия һәм Кавказ арты карбызларын теплицаларда үстерәләр, шуңа күрә алар иртәрәк өлгерә.

Бу – ашарга яраклы карбызлар, аларны июнь ахыры – июль башыннан сатып алырга мөмкин», – диде ул.

Шулай ук башка климатта үстерелә торган чит ил карбызлары да бар. «Россия кибетләрендә һәм базарларда инде 1 ай дәвамында Иран карбызлары сатыла. Анда карбызны кыш көне үстерә торган урыннар бар, шуңа күрә хәзер сату нокталарындагы карбызларны ашарга ярый. Мин аларны химиясез дип уйлыйм, чөнки чикне узганда аларны тикшерәләр», – ди белгеч.

Аның сүзләренчә, карбызны сайлаганда, аның тишексез булуына һәм йомшак булмавына игътибар итәргә кирәк. «Әгәр карбыз йомшак икән, димәк, ул иң тәмлесе түгел», – ди Леонид Холод.

Шулай ук ул карбызны сайлаганда аңа шакып карарга киңәш итте – ул яңгырап торырга тиеш, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх