На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Илсөя Бәдретдинова янына сәхнәгә «начальникның начальнигы» менгән

Илсөя Бәдретдинова социаль челтәрдәге сәхифәсендә Башкортстанга гастрольләре вакытында төшерелгән видео куеп күпләрнең кәефен күтәргән.

«Аяктан екты бу Бүздәк егете. Азакка тикле карагыз әле. Молодец, югалып кала торганнардан түгел», – дип язган җырчы, малайның тапкырлыгына сокланып.

Видеода күренгәнчә, җырчы янына сәхнәгә карап торышка 7-8 яшьлек малай менгән.

Артист аннан кыйммәтле хушбуй исен сизеп алган.

«Улым, синең одеколоның бик тәмле исле. Синекеме, әтиеңнеке? Прям үзеңнеке? Синнән бик кыйммәтле ис килә. Син хәзер үк инде начальникка охшагансың. Начальникның начальнигы инде менә», – дип әйтә җырчы малайны кочаклап.

«Әлбәттә, одеколон 45 мең сумлык бит», – дип җавап биреп, малай тамашачыларны шаккаттыра.

 

Ссылка на первоисточник
наверх