На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Нәни малай әтисе әнисен үтереп, диван тартмасына яшергәнне күреп торган

Санкт-Петербургта исерек әтисе әнисен үтерүен, аның мәетен диван тартмасына яшерүен күреп торган 9 яшьлек малайны тернәкләндерү үзәгенә тапшырганнар. Бу хакта РФ Эчке эшләр министрлыгының төбәк баш комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза РИА «Новости».

Исерек ир-ат хатынына кимендә 14 тапкыр пычак белән кадаган, ә аннары аның мәетен диван тартмасына яшергән.

Аларның 9 яшьлек улы барысын да күреп торган. Ирне тоткарлаганнар.

Полициягә 9 яшьлек малайның Владивостокта яшәүче әбисе мөрәҗәгать иткән. Хатын-кыз сүзләренчә, бала аңа телефоннан әнисенең үлүе һәм исерек әтисе белән фатирда булуы турында сөйләгән.

Гаилә күптән түгел генә төньяк башкалага Приморье краеннан күченеп килгән булган. Полиция хезмәткәрләре фаҗигане күреп торган малайны балалар өчен тернәкләндерү үзәгенә тапшырган.

Хатынын үтерүдә шикләнелүче ир-ат элегрәк наркотиклар өчен хөкем ителгән булган, диелә хәбәрдә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх