На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

11-12 майга һава торышы һәм ай календаре

11 майда Татарстанда болытлы һава торышы була. Төнлә яңгыр явачак, көндез урыны белән явым-төшем. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +4..+9˚, көндез +11..+16˚.

12 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була.

Көньяк-көнбатыштан, көнчыгыштан талгын җил. Төнлә һава температурасы +1..+6˚, көндез +14..+19˚ градус.

Үсүче ай, ай чаян йолдызлыгында.

Агач һәм куак ботакларын кисәргә ярамый. Кабак, ташкабак һәм кыяр орлыкларын бүрттереп парникка һәм теплицага чәчәргә була. Бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга ярый.

 

Ссылка на первоисточник
наверх