На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Татарстанда юл фаҗигасендә ике кешенең гомере өзелгән

27 июньдә Татарстанның Актаныш районында Мәскәү-Уфа М7 федераль трассасының 1129нчы километрында үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта «Татар-информ» яза.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «Лада Веста» автомобиле йөртүчесе каршы як полосага чыккан, анда «Мерседес» йөк машинасы белән бәрелешкән.

Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел автомобильдә булган кешеләрнең икесе дә һәлак була: 59 яшьлек машина йөртүче һәм 63 яшьлек хатын-кыз.

Табиблар һәлакәт урынында үлемне теркәгәннәр.

Һәлакәт урынына Актаныш районы прокуроры вазыйфаларын башкаручы Рөстәм Шәйсуваров килгән. Район прокуратурасы әлеге фаҗига буенча тикшерү барышын аерым контрольгә алган.

Фото: © Татарстан прокуратурасы

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх