На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

«Билдән су эчендә тора». Уйнап йөргәндә югалган баланы иртән сазлыкта тапканнар

Красноярск краеның Сухобузимский районында 9 августта 6 яшьлек кыз бала югала. Ул сөйләшә алмый. Баланы 10 августта иртән тапканнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

9 августта кич белән Большие пруды бистәсендә яшәүче хатын полициягә мөрәҗәгать итә. Ул 6 яшьлек кызы югалуын сөйли. Бала урамга уйнарга чыгып киткән һәм вакытында әйләнеп кайтмаган.

Сабый шәхси үзенчәлекле – ул сөйләшми.

Баланы полиция, волонтерлар, бистә халкы, коткаручылар, тикшерүчеләр – барлыгы 250ләп кеше эзли. Томан һәм биредә сазлыклар булу эзләүне катлауландыра.

Куркуга калган кызны өйдән ерак түгел генә урында урманда табалар. Иртәнге дүртләр тирәсендә эзләүчеләр бала елаган тавыш ишетә. Кызны сазлыкта – югалган урыныннан 1,5 км чамасы ераклыкта табалар. Ул билдән су эчендә тора, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх