На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

10 яшь тулган көнендә үлә: Әни, кызын коткарырга тырышып, аны бишенче каттан ыргыткан

Әстерханда 10 яшьлек кыз вафат булган, аны әнисе янгын вакытында 5нче кат тәрәзәсеннән ыргыта. Аста юрган ярдәмендә баланы тотарга әзерләнеп торганнар. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Бала бик күп сыну җәрәхәтләре ала, шулай да исән кала. Аны хастаханәгә китерәләр, үпкәләрен ясалма җилләтү аппаратына тоташтыралар.

Ләкин берникадәр вакыттан соң баланың хәле кискен начарлана. Ул үзенең туган көнендә вафат була. Кыз егылудан алган җәрәхәтләрдән түгел, ә сулыш юллары пешүдән һәлак булган, диелә.

Бу хәл 26 майда булган. Массакүләм мәгълүмат чаралары хәбәр иткәнчә, Җиңү урамындагы йортларның берсендә көннең беренче яртысында дүртенче каттагы 2 фатир яна. Ут бик тиз тарала, санаулы минутлардан 5 нче катта яшәүчеләргә чыгу юлын яба. Шунда яшәүче хатын кечкенә балалары белән төшәргә өлгерми кала.

Ябылып калган хатын-кыз ачыргаланып кычкыра һәм ярдәмгә чакыра. Аның 9 яшьлек кызының хәле шунда ук начарлана, ул төтен йота һәм хәле бик авыр була.

Әни кешене һәм олы кызын соңрак янгын сүндерүчеләр коткара.

31 майда шаккатыргыч яңалык килә. Савыга дип көтеп торганда, баланың үлем хәбәрен җиткерәләр. Кызганычка, янгын вакытында аның сулыш юллары бик нык пешкән була. Кечкенә организм бу сынауларны җиңә алмый. Иң аянычы, бала үзенең туган көнендә – 10 яшь тулган көнендә үлә.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.

com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх