На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Хастаханәдә су ятакларга кадәр күтәрелгән, җиһазлар йөзеп йөри - видео

Коеп яуган яңгырлар аркасында Сочи хастаханәсе аквапаркка әйләнгән. Бинаны су баскан, хастаханәдә яткан авыруларны өстәге катларга күчерергә туры килгән. Шулай ук федераль трассалар да су астында калган, шәхси секторны һәм күпфатирлы йортларны су баскан, дип яза Baza Телеграм-каналы.

Көчле яңгырлар аркасында 27 августка каршы төндә курорт шәһәренең Хосте районындагы 3 нче хастаханәнең цоколь катын, кухнясын һәм хуҗалык корпусын су баскан.

Монда 125 мм явым-төшем булган.

Коткаручылар табиблар белән бергә 60 пациентны өстәге катларга күчергән, ә соңыннан бинадагы суны суыртканнар. Эвакуацияне су килә башлагач та оештыралар, шуңа күрә бер кеше дә зыян күрмәгән. Барлык җиһаз да сафтан чыккан, хастаханәгә зур зыян килгән.

Шулай ук Кипарисоваяда күпфатирлы йортка зыян килгән – бинаның цоколь катын һәм беренче катын су баскан. Адлер районындагы шәхси сектор да су астында калган, коткаручылар монда яшәүче халыкка йортлардан суны суыртырга булышкан. Көчле җил аркасында шәһәрдә агачлар ауган, кайберләре электр линияләре өстенә дә төшкән.

Алдарак төбәкнең Гадәттән тыш хәлләр министры көчле яңгырлар, секундына 23 метр тизлеккә җитә торган җил, шулай ук смерч куркынычы турында кисәткән иде.

Ссылка на первоисточник
наверх