На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Өй салганда нигезгә догалы кәгазь күмеп калдырырга кирәкме?

«Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында нигезгә ниндидер әйбер күмеп калдыру ярамавын аңлаталар.

«Иске йортны сүтеп, урынына яңаны салырга булдык. Йорт нигезендә 4 почмак саен тимер акчалар чыкты. Күршебез, йортта акча күп булсын өчен шулай эшләгәннәр, сезгә яңа нигезгә дога язылган кәгазь күмеп калдырырга кирәк, диде.

Нинди дога язып күмәргә кирәк?»

Безнең әби-бабаларда дин белән гореф-гадәтләр бик тыгыз бәйләнгән. Гореф-гадәт булган гамәлне дә, диндә шулай язылган, дип сөйләүчеләр дә бар.

Йортның нигезенә ни акча, ни дога – берни дә күмеп калдырырга кирәкми. Чөнки болар – хорафат.

Барысы да: байлыгы да, иминлеге дә – Аллаһыдан.

Әгәр йортта иминлек, ислам нуры булуын теләсәгез, дога күмеп калдырырга түгел, ә көн саен дога укырга, йорт төзегәндә, әзер йортка кергәндә, чыкканда, гомумән, һәр эшне башлаганда «Бисмилләһир-рахманир-рахим» сүзләреннән башларга, һәрдаим йортта Коръән яңгыратырга, намаз укырга кирәк.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вә сәлләмнең «йортларыгызны каберлеккә әйләндермәгез» дигән сүзләре бар.

Әбү Һөрайра (Аллаһы аннан разый булсын) Пәйгамбәребезнең бу сүзләрен, намаз укылмаган, Коръән яңгырамаган йорт кабер кебек караңгы, нурсыз була, дип аңлата.

Димәк, йорт нигезенә дога язылган кәгазь күмеп калдырып кына берни дә үзгәрми.

Аллаһы һәркайсыбызга иманлы тормыш насыйп итсен!

 

Ссылка на первоисточник
наверх