Башкортстанның Тәтешле районы Курдем авылында кичә боз яуган. «Буа кызлары» төркеме шундый видео урнаштырган.
«Июль уртасында кар көрибез, ишекне дә ача алмыйбыз. Аяк өши», – дип сөйләнә-сөйләнә төшергәннәр шушы видеоны.
«Бакчада яшелчә калмаган, дип яздылар», «Дааа, кемдер елгада су коена, кемдер кар көри» дип яза кешеләр.
«Әкият. Җәйге боз яуса да, эреп бетә» дип язучыга берәү: «Әкият кенә булса икән, түгел шул», – дип җавап калдырган.
Свежие комментарии