На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Барысы да боз астына киткән»: 11 яшьлек малай һәм 3 ир-ат елгада батып үлгән

Коминың Усть-Куломск районында 4 балыкчы батып үлгән, алар арасында 11 яшьлек малай да бар. Фаҗига ял көннәрендә, 5 апрельдә, Керчомья авылыннан 15 чакрым ераклыкта Төньяк Кельтма елгасында була.

Снегоходка утырган балыкчылар инде эрегән һәм юкарган боз катламы аша сулык өстеннән чыкмакчы булган, ләкин транспортлары белән бергә су астына киткәннәр.

Аларның әйберләрен җирле халык тапкан һәм коткаручыларны чакырган. Бу хакта «Комсомольская правда» хәбәр итә.

Хәзер коткаручылар барлык 4 һәлак булучының да гәүдәләрен табарга тырыша. Алар әйтүенчә, елгада агым сәгатенә 5 км тәшкил итә.

Фаҗига факты буенча төбәк тикшерүчесе «Саксызлык аркасында ике яки аннан да күбрәк затка үлем китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.

– Җинаять эше кысаларында килеп чыккан хәлнең сәбәпләрен һәм шартларын ачыклауга юнәлдерелгән тикшерү эшләре комплексы гамәлгә ашырыла, – диләр ведомствода.

Ссылка на первоисточник
наверх