На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Иркә: «Безнең тормыш – бер зур репетиция»

Күптән түгел Иркә социаль челтәрләрдә фәлсәфи пост урнаштырган иде.

«Мин һәр чыгышым алдыннан репетиция ясыйм. Әлбәттә, мин үземнең һәр чыгышымны тирәнтен уйлыйм һәм аңа җитди әзерләнәм.

Әлеге репетиция вакытында миңа бер аңлау килде. Чынбарлыкта да безнең тормыш, безнең эш-гамәлләребез – репетиция бит.

Кайвакыт без, үзебез дә аңламыйча, бу тормышыбыздагы төп гамәл дип уйлап, үзебезне тагын да катлаулырак, акыллырак гамәлләргә әзерлибез. Вакытлар узу белән генә моның репетиция булуын аңлыйбыз.

Тагын да яңарак ачышлар, яңарак мөнәсәбәтләр, яңарак чыгышлар алдыннан гына без репетицион гамәлләребезне аңлыйбыз һәм сабак биреп, тәҗрибә тупларга ярдәм иткәннәре өчен, аларга рәхмәт әйтәбез.

Бөтен тормыш – бер зур репетиция. Шуңа да чыгышларга гына түгел, репетицияләргә дә җитди карагыз, сезнең тормыш шоуыгызның сыйфаты шуннан тора», – дип яза җырчы.

Сез Иркә белән килешәсезме?

 

Ссылка на первоисточник
наверх