Татар эстрадасындагы бик күп җырчыларга аранжировкалар ясаучы Марат Мухинның икенче тапкыр гаилә корып яшәвен беләбез. Аның беренче тормыш иптәше Динә Нигъмәтуллина да, хәзерге хатыны Гөлия Вәлиәхмәтова да – җәмгыятьтә билгеле кешеләр. Берсе – җырчы, берсе – 260 мең аудиториясе булган блогер.
Моңа кадәр Мухинның элеккеге һәм хәзерге хатыннары – Динә Нигъмәтуллина белән Гөлия Вәлиәхмәтова – шәхсән таныш булмаган булса кирәк.
Гөлия Вәлиәхмәтова социаль челтәрдә: «Менә без таныштык та (иремнең беренче хатыны белән)», – дигән язу белән уртак фотоларын урнаштырган.Бергә төшкән фотолар Динә Нигъмәтуллина аккаунтында да бар. Динә үзенең язылучыларына Гөлиянең кем булуын аңлатып тормаган. Тыйнак кына: «Блогерларның ябык кичәсе. Гөлия Вәлиәхмәтова белән фотога төштек», – дип кенә чикләнгән.
Свежие комментарии