Чувашиянең Комсомол районы Урмай мәктәбе чыгарылыш укучылары әти-әниләрен һәм укытучыларын бик тә үзенчәлекле милли бию башкарып шаккаттырганнар. Киемнәре бер төстә булган, тип-тигез басып биюче егет-кызлар профессиональ биючеләр ансамбленән бер дә ким түгел.
Әлеге кадрлар белән чыгарылыш кичәсен алып барган Буа драма театры актрисасы Гөлзада Кәмәртдинова уртаклашты.
Сез дә карагыз әле.«Бу балалар имтиханнарга әзерләнделәрме икән, әллә бию өйрәнгәннәрме? Биюләре шәп, беренче тапкыр күрәм татар кызларының шулай кулларын куеп биегәннәрен. Бик кызык», - дип сокланган берәү укучыларга.
«Аларның кулларында кульяулык булырга тиеш иде. Бу - мишәр биюе. Элек кызлар битләрен кулъяулык белән каплап биегәннәр», - дип аңлаткан икенчесе биюнең асылын.
«Менә бит ул чын татарлар кайда!», «Өздерәләр», «Афәрин, бик күркәм», - дип язалар, «ут» смайллары калдыралар видео янында.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии