На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

14 подписчиков

Свежие комментарии

  • Сергей Потемкин
    Гонишь....Гүзәл Әхмәтова: «...
  • В С
    Perevod gde ?«Шартлау тавышлар...
  • Андрей
    2012 жылы Қазақстанда сейсмикалық мониторингті екі ұйым: Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігінің Сейсм...Узып баручы поезд...

Гүзәл Уразова янына сәхнәгә менгән малай елап җибәргән

Узган атнада Мәскәүдә Гүзәл Уразова һәм аның тормыш иптәше Илдар Хәкимов концертлары узган иде. Гүзәл Уразова чыгышларыннан бик кәнәгать калганга охшап тора. «Мәскәү, сез үзегез дә беләсез! Бу – онытылмаслык булды», – дип язып, җырчы башкаладагы тамашалардан видео күрсәтте.

Гүзәл Уразованы олылар да, бәләкәйләр комплиментларга күмә.

Мәсәлән, бер мәктәп укучысы сәхнәгә чәчәк бирергә күтәрелгәч, Гүзәл Уразованы: «Сез – просто пушка-бомба», – дип гаҗәпкә калдыра.

Тагын бер малай исә, сәхнәгә менгәч, каушап кала. Җырчының: «Исемең ничек?» – дип сораганына җавап бирә алмыйча, ул үксеп елап җибәрә. Гүзәл кочагына алып тынычландырганнан соң гына, бу егет исемен әйтеп, яраткан җырчысына бүләген тапшыра алган.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх