На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ришат Төхвәтуллин көдрәләренә зарлана: «Бу сезонда түзсәм...»

Узган ел Ришат Төхвәтуллин имиджын үзгәртеп, чәчләрен көдрәләтеп җибәргән иде. Җырчының бу мавыгуы озакка бармаган. Аны көдрәләре туйдыра башлаган, ул инде алардан котылмакчы була.

Дуслар, «чистый надоел» бу көдрәләр. Мин бит аны, көдәрәләтәм дә, башка проблема булмас, дип уйлаган идем. Янәсе, укладка ясыйсы булмый, рәхәтләнеп йөрисең.

Чынлыкта, аңа көне-төне укладка ясарга кирәк икән. Иртән – беренче чиратта, чөнки ул икенче көнгә менә мондыйга әйләнә (кулы белән «биек» дигән хәрәкәт ясый). Арыслан кебек йөрисең.

Кыскасы, быелгы программаны түзсәм, киләсе елга көдрәдән котылам, Аллаһы боерса. Кыска гына укладка ясыйм, – дип сөйләгән җырчы. – Марат Яруллин да, миннән карап, үзенә шундый прическа ясар инде, – дип тә төрттереп алган.

Хәтерләсәгез, Ришат белән бер үк вакытта Марат та чәчен көдрәләткәч, алар арасында мини-конфликт чыгып алган иде. «Марат Яруллин минем чәчемне көдрәләтәсемне белүгә, шунда ук чәч көдрәләтергә чапты», – дип сөйләде сәхнәдәше турында Ришат. Марат исә Ришатның буш сүз сөйләвен, үзенең чәчен алданрак көдрәләтүен белдерде.

  • Ике көдрә көндәш – Төхвәтуллин белән Яруллин тарткалаша

 

Ссылка на первоисточник
наверх