На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Гөлназ Гыйниятуллина хезмәттәше Ләйсәннең вафаты турында: «Хушлаштың да, китеп бардың...»

ТНВ каналында озак еллар эшләгән 51 яшьлек Ләйсән Бәдретдинова вафат дип язган идек.

Тележурналист Гөлназ Гыйниятуллина, хезмәттәш дустына багышлап, Факил Сафин иҗат иткән шигырьне куйган.

Хушлаштың да, китеп бардың,

Аерылуы авыр бит.

Күзләреңнең нурын

Йөрәгемә салыйм,

Тукта, дустым, сабыр ит!

Гомер буе ярсу йөрәк

Сине сагынып сулкылдар.

Иделләрдә дулкын –

Чү, ашыкма, дустым!

Күңелдә ул дулкыннар!

Сайрар кошлар синсез нишләр,

Ничек агар бу сулар?

Урман ничек шаулар,

Ишелмәсме таулар?

Икебез дә моңсулар… (Ф. Сафин)

Хуш, дустым! Догадан калдырмам. Якты йолдыз булып балкы күкләрдән!» – дип яза ул.

Башка хезмәттәшләре дә әлеге пост янында Ләйсәннең якыннарының авыр кайгысын уртаклашкан.

«Ләйсәнем, җаныкаем. Ышанып булмый. ТНВда хезмәт юлын бергә башладык. Рухың шат, урының оҗмах түрләрендә булсын», – дигән Алсу Әсхәдуллина.

Алсу Мөхәммәтова: «Минем яраткан Лесям. Без аны һәрвакыт шулай йөртә идек. Гомере кыска, әмма якты төсләргә бай булды. Ул тормышны яратучан, энергияле, ачык, игелекле иде. Лесечка, дустыбыз, сине бик юксынырбыз, урының оҗмахта булсын», – дип комментарий калдырган.

«Ләйсәннең юклыгына ничек ышанырга», «Бик авыр хәбәр булды. Урыны җәннәттә булсын Ләйсәнебезнең», – дигән сүзләр дә бар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх