Әгәр сезгә таныш булмаган номердан шалтыратканнар икән, һәм сез трубканы алып өлгермәгәнсез икән, кире шалтыратырга ашыкмагыз. Шулай ук сезне таныш булмаган номерга шалтыратырга өндәсәләр дә шалтыратмагыз. Аферистлар россиялеләр билгесез номерларга шалтыратсын өчен төрле сылтаулар куллана башлаган. Нәтиҗәдә корбанның счетыннан зур сумма акча алына.
Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгы яза.«РИА Новости» хәбәр иткәнчә, схема гади: кешеләргә күрсәтелгән телефон номерына шалтыратуларын сорап хәбәр килә. Үтенеч теләсә нинди сәбәп белән булырга мөмкин – дустыңа ярдәм итү, элемтә тарифларын үзгәртү, элемтә яки банк картасы белән проблемалар һәм башкалар. Кеше шалтыраткач, аны линиядә озак тоталар. Нәтиҗәдә, мошенникларның счеттан акча алганнары ачыклана.
Түләүле шалтырату сервислары бар, әмма еш кына алар күңел ачу сервислары булып тора, анда телефон аша хезмәтләр күрсәтелә һәм шалтырату өчен өстәмә түләү алына.
Аферистлар мондый сервисны терки һәм шалтырату өчен түләү алу турында кисәтмичә генә номерны тарата.
Свежие комментарии