На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Бөгелмә районы башлыгын судка бирделәр, ул сатып алган фатирлар саны шаккаттыра

Бөгелмә районы башлыгы 60,3 миллион сумга фатирлар сатып алган. Хәзер прокуратура аларны дәүләт кеременә әйләндерүне таләп итә, дип яза «Мэш иптәш» каналы.

Прокурор Линар Закировны судка бирде. Бер уңайдан аның икетуган энесе Альберт Газизов һәм әнисе Фатыйма Закирова да судта җавап тотачак — башлык күчемсез милекне аларга яздырган, дип саный тикшерүчеләр.

Закировның алты кыйммәтле күчемсез милек объектын санаганнар. Рәсми эшләгән хезмәт хакы аңа мондый байлык тупларга җитми. Шуңа да карамастан, аның әнисенең Казанда 18,3 миллионлык ике фатиры бар, аларның берсенең мәйданы 125 квадраттан артык. Тагын бер ханым Мәскәүнең «Сердце столицы» премиум-класслы торак комплексында торакка ия. Боларның барысына да арест салдылар.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх