На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Pilot
    почему на тарабарском написано, что за х@йня?Гүзәл Уразова: «Ә...
  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...

Әлмәт районы ЗАГСының элеккеге җитәкчесе мошенниклык өчен хөкем ителгән

Әлмәт шәһәр суды Әлмәт районы ЗАГСының элеккеге җитәкчесенә хөкем карары чыгарды. Ул мошенниклыкта һәм вазыйфаи вәкаләтләрен арттыруда гаепләнә, дип яза «ЮВТ-24» телеграм каналы.

Тикшерү ачыклаганча, гаепләнүче законсыз рәвештә үз кул астындагылардан 1,6 млн сум акча алган. Җитәкче бу сумманы премия сыйфатында түләгән.

Бу акчаның бер өлешен башка хезмәткәрләргә тараткан, ә 280 мең сумны үзенә калдырган.

Моннан тыш, ул фиктив рәвештә танышын эшкә урнаштырган һәм аның хезмәт хакын үзләштергән. Шул рәвешле 2020 елның мартыннан июленә кадәр 1,5 млн сумнан артык акча алган.

Әлмәт шәһәр прокуратурасы позициясенә таянып, суд хатын-кызны 2 ел сынау срогы белән шартлы рәвештә 2,5 елга ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем иткән. Ул шулай ук җирле үзидарә органнарында вазыйфалар биләү хокукыннан мәхрүм ителгән.

Шулай ук, Әлмәт Башкарма комитеты башлыгы – 42 яшьлек Айнур Исхаковны кулга алынган иде. Аны 2017 елда шәһәр казнасыннан 2,6 миллион сум акча урлауда шикләнелә.

Ссылка на первоисточник
наверх