На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Путин Украина белән сөйләшүләр өчен Россия делегациясе составын раслады

Россия Президенты Владимир Путин Украина белән сөйләшүләр өчен Россия Федерациясе делегациясе составын раслый торган боерыкны имзалады.

Документ нигезендә, делегация башлыгы итеп РФ Президенты ярдәмчесе Владимир Мединский билгеләнгән. Делегация составында шулай ук РФ тышкы эшләр министры урынбасары Михаил Галузин, РФ Кораллы Көчләре Генераль штабының Баш идарәсе башлыгы Игорь Костюков һәм РФ саклану министры урынбасары Александр Фомин катнашачак.

Моннан тыш, сөйләшүләр өчен экспертлар составы расланган. Анда РФ Кораллы көчләренең Генераль штабы идарәсе мәгълүмат башлыгының беренче урынбасары Александр Зорин, РФ Президентының гуманитар өлкәдә дәүләт сәясәте буенча идарә башлыгы урынбасары Елена Подобреевская, Россия Тышкы эшләр министрлыгының БДБ илләре икенче департаменты директоры Алексей Полищук һәм Россия Саклану министрлыгының халыкара хәрби хезмәттәшлек Баш идарәсе башлыгы урынбасары Виктор Шевцов кергән.

Исегезгә төшерәбез, Россия Президенты Владимир Путин 15 майда Истанбулда РФ белән Украина арасында турыдан-туры сөйләшүләр уздырырга тәкъдим иткән иде.

Ссылка на первоисточник
наверх