На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

22 подписчика

Свежие комментарии

  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...
  • Николай
    ФСБ ауууу, вы куда смотрите, здесь террористы на не понятном языке обсуждают, где очередной теракт совершить.«Хыянәт, запас ва...

Татарстан мөфтие урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров аңлатканча, гаиләдәге ир дә, хатын да акча эшли һәм икесенең дә нисабы бар икән, һәрберсе корбан чалырга тиеш. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында сөйләде.

Исегезгә төшерәбез, быел корбан чалу өчен нисаб күләме - 51 мең сум.


«Ир-атның, бөтен асыл хәҗәтләреннән кала, кесәсендә 51 мең сум акчасы бар икән, ул корбан чалырга тиешле. Аның хәләл җефете шулай ук акчаларга ия икән һәм аның да нисабы бар икән, ул да аерым корбанын чалырга тиешле. Гаиләдәге ир һәм хатынның һәрберсе нисабка ия икән, икесе дә корбанны чалырга тиеш. Моны онытмаска тиешбез. Гаиләдә акча мәсьәләсе ир-аттан гына килә икән, ягъни ул таба, ул хезмәт итә икән, бу очракта инде ул гына чала да. Бу гаилә исеменнән кебек санала», – дип аңлатты ул.

#татаринформтатар
наверх