На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Мунча, сарай, теплица өчен салым түлисе була!

Фундаменты булган сарай, теплица, мунча һәм башка төрле корылмаларны 2025 елдан башлап Росреестрда теркәргә һәм кадастр бәясе нигезендә салым түләргә кирәк була. Бу турыда юрист Таисия Вепренцева сөйләгән, дип яза «Вести» каналы.

Аның сүзләренчә, 1 гыйнвардан башлап яңа салым фундаментлы хуҗалык корылмаларына, шул исәптән мунча, сарай һәм теплицаларга кагыла.

Капиталь хуҗалык корылмалары күчемсез милек булып тора һәм аларны Росреестрда теркәү таләп ителә. Салымны кадастр бәясе буенча билгелиләр, кагыйдә буларак ставкасы 0,1%-0,3%.

Юрист сүзләренчә, объектны салым базасыннан чыгарып була. Моның өчен корылма капиталь корылма булмаска тиеш, ягъни аның фундаменты булмый. Мәсәлән, бытовка, җиңелчә теплица һәм башкалар.

Ташлама 50 квадрат метрга кадәр мәйданда булган бер объектка гына кагыла. Салымнан хәрби хәрәкәт ветераннары, инвалидлар һәм тагын берничә төрле категориягә караган кешеләр аза ителә, ди юрист.

 

Ссылка на первоисточник
наверх