На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова ярдәмчесенә ничә сум хезмәт хакы түли?

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалының социаль челтәрдәге «Ә син?» тапшыруында бизнесвумен, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова кунак булды. Тапшыруны алып баручы Әбри Хәбриев күпләрне кызыксындырган сорауны бирде.

Кайбер блогерларның операторлары, менеджерлары, монтаж ясаучылары бар, һәрберсе аерым. Блогер бары тик темалар уйлап, роликларда катнаша гына.

Син үзең төшерәсеңме? Монтажны кем эшли?

– Минем ярдәмчем бар. Ул минем белән һәрвакыт каядыр бара. Видео да төшерә, блогерлык белән бәйле эшләремне эшли. Вайннарны оператор төшерә, профессиональ кеше җиренә җиткереп эшли.

Ярдәмчеңә күпме түлисең?

– 60 мең сум!

Акча эшлисегез килә, «көрәп» акча алырга телисез икән, түләргә дә өйрәнергә кирәк, җәмәгать.

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх