На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Кычкырма, жену можно отодвинуть» – Ришат Төхвәтуллинга сәер фанаты шалтыраткан

Татарстанның халык артисты Ришат Төхвәтуллинны сәер фанаты янә эзләп тапкан. Алия Карачуринага өйләнгәннән соң, ул Ришат Төхвәтуллинны берара тынычлыкта калдырган иде. Ләкин «рәхәт тормыш» озакка бармаган. Нәкыя апа янә элемтәдә.

Уфада үзенең сәер фанаты булуы турында Ришат социаль челтәрләрдә әле 2022 елда ук сөйләгән иде.

Ул апа үзен бөтен кешеләргә Ришатның кәләше дип сөйләп йөрде, өенә кадәр килеп, аның чыкканын сагалап торды. Ят номерлардан телефонына шалтыратып аптыратты.

Ришат гаиләле булгач, бу ханым аны эзәрлекләүдән туктап торган иде. Ләкин ул кичә Ришатка янә шалтыраткан. Аның белән телефоннан Ришат урынына төркемендәге башка кеше сөйләшә. Нәкыя апа Ришатның репетициягә килгәнен көтүен әйтә. «Сәгать биштә стоматологка барырга тиеш идем. Бишкә тиклем килсен», – ди.

«Нәкыя апа, Ришат өйләнде бит инде. Хәзер ялгыз хатыннарга йөрми бит», – дигәнгә дә планы әзер үзенең. «Кычкырма, кычкырма, жену можно отодвинуть», – ди ул шыпырт кына.

Ришат әлеге фанаткасына 45 яшьләр тирәсе булуын да сөйләгән иде.

«Чыкканымны ишек төбендә көтеп тора» — Ришат Төхвәтуллинны фанаты эзәрлекли

 

Ссылка на первоисточник
наверх