На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Ракның нинди төре иң еш очрый?

Сөт бизләре яман шеше иң киң таралган рак булып тора, ул бөтен онкология очракларының чирек өлешен диярлек тәшкил итә. Әлеге белешмә «Росгосстрах» иминият компаниясе мәгълүматларыннан алынган. «Известия» шул хакта яза.

«Мөрәҗәгать итүчеләрнең гомуми санының 66 проценты – хатын-кызлар, алар ир-атлардан 2 тапкыр диярлек артык (34%).

Күкрәк һәм аналык рагы – онкология авыруларының иң күп очрый торганнары (бөтен очракларның 24% һәм 18%), шул ук вакытта алар исемлекнең башында 3 ел – 2021 елдан бирле», – диелә тикшеренү нәтиҗәләрендә.

Статистикадан күренгәнчә, ир-атларда простатада яман шеш ешрак очрый. Аның белән ир-атларның өчтән ике өлеше (бөтен очраклардан 12%) мөрәҗәгать иткән.

Ике җенестәге пациентлар арасында да башка күп очрый торган онкология төрләре – тән тиресе меланомасы (6%) һәм миелома (6%).

Компания белешмәсе буенча, быел да, алдагы елда да, онкология белән авыруның күпчелек очраклары Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә (29%) теркәлгән. Аннары исемлектә Рязань өлкәсе (18%), Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург (12%).

 

Ссылка на первоисточник
наверх