На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

18 подписчиков

Свежие комментарии

Зоопаркта эшләүче ир-атны елан чагып үтергән

Мәскәү зоопаркы хезмәткәрен елан тешләгән. Ир-ат вафат булган, дип яза «SHOT» Телеграм-каналы.

Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, 35 яшьлек ир-ат еланнарны ашатканда аның бармагын аспид елан чага. Ир-атка ярдәм итәргә тырышып карыйлар, тик елан агуыннан аның йөрәге туктый.

Бу хәлдән соң Мәскәү зоопаркында тикшерү башланган.

Вафат булган ир-атның туганнарына ярдәм күрсәтеләчәк.

Аспид еланнар – иң агулы еланнар семьялыгы. Алар чаккач, нерв системасы зарарлану, беренче чиратта сулыш алу үзәге параличлану аркасында, кеше бик тиз үлә.

Ссылка на первоисточник
наверх