На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

13 подписчиков

Свежие комментарии

  • Андрей
    2012 жылы Қазақстанда сейсмикалық мониторингті екі ұйым: Қазақстан Республикасы Білім және ғылым министрлігінің Сейсм...Узып баручы поезд...
  • Vladimir Bogdanov
    Это что за страничка? Для мигрантов? Для кого? Или это страничка для сепаратистов?Алсу Фаракшинаның...
  • Александр Хироников
    А почему нет перевода на русский язык?Атка печән салучы...

«Халыкка чын мөнәсәбәт»: Чита губернаторы, борынын казып, бер хатынга сылап куйган

Байкал Арты крае губернаторы борынын казып, бармагын бер хатынга сылап куйган. Социаль челтәрләрдә шундый видео таралды.

Лесничество җитәкчесе Елена Шаляпина өлкәдәге янгыннар турында хисап тота. Губернатор дәшми генә тыңлап тора, аннары борынын казып, аны Елена Шаляпинага сылап куя.

Бу видео социаль челтәрләрдә таралгач, Mash каналы губернаторга шалтыраткан.

Губернатор телефонын ташлаган, кабул итү бүлмәсендә рәсми хат язуны сораганнар.

«Комсомольская правда» бу хәл 16 июльдә булган дип яза. Ни өчен ул видео әле генә таралган – анысы билгесез.

«Бу кадрда хакимиятнең халыкка чын мөнәсәбәте чагыла», – дип язалар социаль челтәрләрдә.

Күптән түгел генә Кырым парламенты утырышыннан да мәзәк видео чыкты. Кырым парламенты рәисе Владимир Константинов тәнәфес игълан итә. Әмма трансляция тукталмый, ә депутатлар моны белми. «Кара, без эшләгән рәвешле килеп чыктык», – ди парламент рәисе. Аңа урынбасары: «Әйтерең бармы! Сөрәбез!» – ди. Кадрга эләкмәгән бер хатын: «Начар түгел», – ди.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх