На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Артур Хәсәновның шатлыклы көннәре – ялга кайткан, бүләкләнгән

Мобилизациягә эләгеп махсус операциягә киткән Артур Хәсәновка турында хәбәрләр бар. Күптәннән элемтәгә чыкмаган Артур, ниһаять, Яңа ел ялларын үзенең якыннары янәшәсендә үткәрә алган. Ике атнадан артык туган яклары Башкортстанда кыска вакытлы отпускта булганнан соң, янәдән махсус операция сафларына юл тоткан.

Артур белән видеоны «Татар эстрадасы» төркеменә урнаштырганнар. Ул отпускта вакытта дусты, җырчы Гүзәл Асылбаева янына килгән. Видеоны караучылар Артурның олыгаеп китүен, күзләре моңсу булуын билгеләп үткәннәр.

Җырчы егетнең әле тагын бер куанычы бар – шушы көннәрдә Артурга хәрби бүләк тә тапшырылган. Ул – дүртенче дәрәҗә Изге Георгий орденына лаек булган. Бүләк фотосын Артур үзе күрсәтте.

IV дәрәҗә Изге Георгий ордены белән хәрби хәрәкәтләр барышында күрсәткән шәхси батырлыклары һәм югары хәрби осталык күрсәткән өчен кече офицерларны бүләклиләр.

Артур Хәсәнов хәрби өйрәнүләр вакытында «Киек каз юллары» җырын башкарып популярлашып киткән иде. Күпләр аны бу җырны төп башкаручысы Филүс Каһировка караганда да шәбрәк җырлый дип исәпли.

 

Ссылка на первоисточник
наверх