На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Илсөя Бәдретдинова «Бергә» дип аталган бик тә көчле яңа җырын чыгарды

Илсөя Бәдретдинованың «Бергә» дип аталган яңа җыры чыкты. Узган атналарда концертка интро төшергәндә әлеге җырның өзекләре яңгыраган иде, шуннан тамашачы бу җырны яратып калды. Тамашачысы соравы буенча җырчы бу җырын тиз арада тәкъдим итте.

«Күңел әллә нәрсә шунда… Тынычлык югалды! Тегеннән бер начар хәбәр килә, моннан икенчесе.

Һәр туасы таңга шатланып, булганына шөкер итеп, рәхәт итеп яшисе килә! Ләкин бездән тормаган факторлар да җитәрлек шул. Мин бер генә нәрсәне төгәл беләм: кешегә кеше кирәк! Бергә булыйк», – дип язган җырчы премьераны тәкъдим иткән постта.

Җырның сүзләре авторы – Гөлинә Шәйхи. «Гел бергә булган өчен рәхмәт сиңа! Мин һәркемгә синең кебек дус телим. Хөрмәтемнең күләме юк», – дип комментарий калдырган ул.

Яңа җырның көе, аранжировкасы авторы һәм тавыш яздыручы – Илдус Давлянов.

Комментарийлар буенча, чыннан да, күпләр бу җырны көтеп алган. «Яңа концерт программасының исемен дә «Бергә» дисәгез дә була торган бит», – дип тә киңәш иткән тамашачысы.

 

Ссылка на первоисточник
наверх