На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

• Бергсерг Бергсерг
Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
• Михаил Васильев
Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
• Михаил Васильев
У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Мин әле пока айнык» - Фирдүс Тямаев быелгы Сабантуйда да суга сикергән

Фирдүс Тямаевның Сабантуйларда төрле кәмитләр ясау тәҗрибәсе бар инде. Моннан берничә ел элек җырчы Буа Сабантуенда суга сикергән иде. Аның артыннан, кызып алган тамашачысы да, берәм-берәм су керә башлады.

Җырчыга бу алым ошап киткән бугай. Элекке «трюк»ларын ул быел да кабатларга булган.

Саба районы Явлаштау авылы Сабан туенда Фирдүс өр-яңа концерт костюмнары белән күлгә сикергән.

«Тирәнме анда?»- дип сораган була ул башта. Мәйданнан «2 метр тирәсе» дигәннәре ишетелә. «Ю-юк, кирәкми, не надо. Буада сикергәч тә мине «исерек» диделәр. Мин пока айныйк әле» дип ялындырган була ул, һәм. күп уйлап тормыйча, күлгә чума. «Әйдәгез, авылча су кереп алабыз», – дип, халыкны да үзе белән су керергә чакыра. Ләкин бу юлы аның артыннан иярүчеләр табылмый. Халык: «Фирдүс, Фирдүс», – кычкырып, җырчыга көч биреп тора, аны иң уңышлы концертларындагы кебек алкышлый.

Алга таба Сабантуй концертын җырчы юеш киемнәр белән дәвам итә.

Фирдүс Тямаев су кереп чыкканнан соң рәхәт булып китүен, бөтен арганлыклары бетүен дә искәрткән.

Ссылка на первоисточник
наверх