Бүген Әлмәт – Мөслим автоюлының 10 нчы чакрымында кеше үлеменә китергән юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
«Лада Калина»ның 77 яшьлек йөртүчесе кирегә борылырга теләгән. Ул юллар кисешкән урында да булмаган. Борылганда «Sitrak» йөк автомобиле белән бәрелешкән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә җиңел машинаның йөртүчесе һәм аның 77 яшьлек хатыны урында ук үлгән.
Свежие комментарии