На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Pilot
    почему на тарабарском написано, что за х@йня?Гүзәл Уразова: «Ә...
  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...

Көн саен ничә кисәк сарымсак ашарга кирәк?

Галим Дмитрий Куликов сарымсакның файдалы үзлекләрен әйткән. Ул йөрәк һәм эчәклек өчен файдалы, ә гастрит булганда – зыянлы. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

«Сарымсак эчәклек микробиотасы составына уңай йогынты ясый. Ул патоген микрофлорадан котылырга ярдәм итә. Сарымсак метеоризм, колит, энтероколит, эч кату, аппендикс ялкынсыну вакытында дару буларак кулланыла, үт сыеклыгы бүленеп чыгу, ферментлар секрециясен яхшырту, ашказаны согы ясалу өчен бик яхшы диетик ризык санала, канда холестерин һәм глюкоза микъдарын киметә, матдәләр алмашын яхшырта, аеруча диабет белән авыручыларда һәм симезлектән интегүчеләрдә», – ди белгеч.

Аның сүзләренчә, сарымсак иммун системасын ныгыту өчен аеруча мөһим. Салкын тию, тамак авырту, ОРВИ, грипп вакытында сарымсак, составында полифеноллар, кверцетин, фитонцидлар күп булу сәбәпле, тизрәк терелергә ярдәм итә.

Сарымсак йөрәк-кан тамырлары системасына яхшы йогынты ясый, кан тамырлары стенкаларын ныгыта, аларны эластик итә.

Ләкин! Сарымсакка сизгерлеге югары булган, бөерләре хроник авырткан, гипотиреоз, гастрит, ашказаны һәм эчәклектә җәрәхәте булган кешеләргә, йөкле һәм имезүче аналарга сарымсак ашарга ярамый. Шулай ук өлкән яшьтәге кешеләргә дә сак булырга кирәк – булган авырулары көчәймәсен.

Куликов сүзләренчә, көненә 1-2 теш сарымсак куллану организмга актив кушылмаларның оптималь күләмен бирә, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх