На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Марат Мухин Европада сәяхәттә паспортлар салынган рюкзагын автобуста онытып калдырган

Татар эстардасы җырчыларына аранжировкалар ясаучы Марат Мухин һәм аның хатыны, эшмәкәр, блогер Гөлия Вәлиәхмәтова лайнерда Европа буйлап сәяхәт итте, төрле шәһәрләрдә тукталып, аларның мохите белән танышып йөрде. Аларның сәяхәтләре аздан гына күңелсез тәмамланмады, хәтта алар тиз генә кире дә әйләнеп кайтмаска мөмкин иде.

Марат Мухин шәһәр эчендә йөри торган автобуста рюкзагын онытып калдырган. Анда паспортларның берәр данәсе генә, табылмаган очракта, кунакханәдә икенчеләре булуын белгән Гөлия артык борчылмый. Алар таныш булмаган шәһәрдә адашып булса да, шул автобус туктый торган урынны табалар. Бәхеткә, Маратның рюкзагы үзеннән башка гына шул автобуста йөргән була.

Рюкзакның эчендәге әйберләрне тикшергәч, гаилә шок кичерә. «Маратның рюкзагында безнең 6 паспорт та булган. Без бит өйгә кайта алмаска мөмкин идек! Аэропортка төшкәч барлык паспортларны аның рюкзагына салганбыз да, ул атна буе алар белән шәһәр буйлап йөргән. Кызыбыз Амира кебек, гадәттә, ул рюкзагына бар әйберне тутыра да шулай йөри. Ярый әле мин бу хакта белмәдем, белсәм, болай тыныч булмас идем.

Безгә бәхет елмайды. Беренчедән, Маратның рюкзагы табылды. Икенчедән, аның рюкзагын урламаганнар, Европада сумкаларны урлап кына торалар», – дип шатлыгы белән уртаклаша блогер.

 

Ссылка на первоисточник
наверх