На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

«Әйтерсең лә җәннәт туган җирдә генә»: Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаяновадан яңа җыр

Татар тамашачасының иң яраткан җырчыларының берсе Зөлфирә Шәйдуллина-Мирзаянова «Сагынып кайтам» җырын тәкъдим итте.

Җырның сүзләрен Айгөл Вәлиуллина, ә көен Рамил Әсхәдуллин язган.

«Яз җитү белән күңел әллә нишли башлый. Машинага утырып, туган йортка, әткәй-әнкәй янына кайтасы килә бит. Авыларыгызга кайтканда рәхәтләнеп тыңлап, җырлап кайтыгыз», – дип яза җырчы.

«Кайтам әле, кайтам, сагынып кайтам бүген,

Туган авылым көтә, көтә туган җирем.

Яшәү дәрте бары, бары синдә генә,

Әйтерсең лә җәннәт туган җирдә генә.

Әткәй-әнкәй күзен тәрәзәдән алмый,

Сандугач та анда үзгә моңлы сайрый.

Нарат, каеннарым мине сагынып көтә,

Челтер чишмәләре күңел серен сүтә...»

 

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх